"Алсу гөлчәчәк "
Язгы матур көннәрдә бөтен табигатъ чәчәк аткан вакытта, безнең яшь укучыларыбыз да үз куллары белән матурлык тудырдылар. Ккитапханәдә осталык дәресе узды. Укучылар атлас лентадан матур һәм нәфис роза чәчәкләре ясадылар. Әлеге чәчәкләр оригиналь кәрзинәгә урнашып интерьерның матур бизәге булачак.