Городская библиотека - филиал № 2

"Бөек Ватан сугышында этләр батырлыгы"

Бөек Ватан сугышы елларында этләрнең батырлыклары белән таныштыру максатыннан 98 нче «Калейдоскоп» балалар бакчасында, өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә «Бөек Ватан сугышында этләр батырлыгы» дип аталган чара узды.

 

Нәни дусларыбыз Бөек Ватан сугышы елларында этләрнең батырлыклары турында, ничек ярдәм итүләрен, яралыларны сугыш кырыннан алып чыгуларын, миналар эзләүләрен, танкларны шартлатуларын икътибар белән тыңлап утырдылар.

 

Хайваннарның батырлыкларына сокланып, аларга карата кызгану хисе күрсәттеләр.
Әлбәттә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга бу сугышның тирәнлеген, ул вакытта кешеләрнең кичергән югалтуларын авырлыкларны аңлатуы кыен. Әммә үсеп килүче яңа буынга иң куркыныч сугышның җиңел бирелмәвен, кем белән горурланырга тиешлегебезне онытырга юл куймау.