Городская библиотека - филиал № 2

Китап һәм яраткан герой турында

Бүгенге буын яшьләренә илебезнең данлы үткәне, күренекле шәхесләре, аларның тормышлары һәм ялкынлы иҗат юллары турында мәгълүмат бирүне максат итеп куябыз. Укучыларыбызны әсәрләрдәге геройлар кебек илгә, халыкка турылыклы, намуслы, дус, бердәм булып үсәргә өйрәтү- безнен бурыч. Бүген, 8нче мәктәп укучылары язучы, шагыйрь Нәби Дәүлинең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Язучының әсәрләреннән өзекләр дә, шигырьләр дә яңгырады.