"Татар телебез - гөмерлек юлдашыбыз"
17 гыйнварда безнең китапханәбездә халыкара туган теле көненә багышланган "Татар телебез - гөмерлек юлдашыбыз" дигән чара узды.
Бу чарага без шәһәребезнең шагыйре Рәфәт Шәйдуллинны чакырдык.
Китапханә хезмәткәрләре 6 нчы мәктәбенең 8 нче Б сыйныф укучыларына туган тел турында мәгълүмат бирделәр, шигырьләр укыдылар, татар теленә карата хөрмәт күрсәтү, белемнәрен тирәнәйтү турында сөйләделәр.
Шагыйрь, Р. Шәйдуллин, укучыларны үзенең китаплары, шигырьләре, мәсәлләре белән таныштырды, аларга үзенең фотосүрәтләрен күрсәтте. Рәфәт Шәйдуллин укучыларга туган телен хөрмәтләргә, оялмыйча сөйләшергә киңәш бирде.
Кичә ахырында "Туган тел" җырын җырладык.