"Геройлар үлемсез"
1418 көн- төн дәвам иткән, авыр югалтулар һәм җимереклекләр, ачы күз яшьләре белән тулы ул көннәр халык хәтереннән мәңге җуелмас. Сугышның утлы җиле кагылмаган гаилә калды микән? Ил азатлыгы өчен көрәштә 124 язучыбыз катнашып, шуларның 34 һәлак булды. Алгы сызыкка омтылган әдипләребезнең һәркайсы күңелдә зур горурлык хисләре уята. Сугышта катнашкан язучыларыбызга багышланган батырлык сәгатендә «Н.В. Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте» студентлары тиңдәшсез батырларны искә төшерделәр.