"Без бәхетле. Без шагыйрьле. Без Тукайлы халык мәңгегә"
Бүгенге чарабыз татар телен, Г.Тукаебызны беләсезме? – дигән сораулар белән башланып китте. 38 нче лицей егетләр һәм кызларының беләбез әлбәттә, – дип, Тукайның әсәрләрен санап китүләре күңелләрне күтәреп җибәрде. Тукайны яшьләр белә аның шигырьләрен хисләнеп сөйләүләре, сорауларга җавап бирүләре шуңа бер дәлил булып тора. Укучыларыбыз киләчәктә дә бөек шагыйребез Г.Тукайны онытмаслар дип өметләнеп калабыз.