Городская библиотека - филиал № 2

"Лабиринтта һөнәрләр"

Замана яшьләре үзләренә дәрәҗәле, халыкка кирәкле һәм акчалы һөнәрләрне сайларга тырыша. Бүгенге чарада 9нчы класс укучылары, китапханәче белән һөнәр сайлауның мөһим адым икәнен аңлаштылар. Укучылар төрле уеннар, тест аша дөрес һөнәр сайлау юлларын эзләделәр. Алынган мәгълүмат укучыларда һөнәрләр сайларга ярдәм иткәндер дип ышанып калабыз.