Сәламәт булыйм дисәң
Нәрсә ул сәламәт яшәү рәвеше? Әлеге һәм башка сорауларга җавапларны укучылар чара вакытында белделәр.
Чара башланганда китапханәче укучыларга сәламәтлекнең иң зур байлык икәнен аңлатып, сөйләп узды. Китапханәче кызыклы төрле биремнәр биреп, табышмаклар чиштеләреп, сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен һәм сәламәтлек турында башваткычлар әйтеп укучыларны ял иттерде. Уеннар вакытында һәр укучы үзенең көчен, җитезлеген, төгәллеген һәм тапкырлыгын сынады һәм күрсәтте.