"Халыкара балалар китабы көне"
2 апрель — Халыкара балалар китабы көне. Бөтендөнья балалары яратып укый торган әкиятләрнең авторы Ганс Христиан Андерсен 1805 елның 2 апрелендә туган. 1967 елдан бәйрәм ителүче Халыкара балалар китабы көне нәкъ менә бөек әкиятченең туган көнендә билгеләнә. Балалар китабы көне уңаеннан 2нче шәһәр китапханәсе , 98 нче «Калейдоскоп» балалар бакчасында кунакта булды. Нәни дусларыбызны татар балалар язучыларының китаплары белән таныштырып, әкиятләр укылды, мавыктыргыч уеннар уйнап, балалар белән мастер- класста узды. Балалар үзләре дә китапларны рәсемнәр буенча карап, әкиятләрне сөйләп бирделәр.