"Театр - кеше күңеленә юл салучы сәнгать"
Бүген бездә Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар драма театрының талантлы артисты Нурсәнә Хөсәенова белән җылы һәм күңелле очрашу узды. Кунагыбыз укучыларга
үзенең балачагы, мәктәп еллары белән таныштырып, ничек итеп театр дөньясына килеп эләгүе, артист тормышының кыенлыклары һәм уңайлыклары турында сөйләде.
Нурсәнә Хөсәенованың матур итеп сөйләве, осталыгы балаларда соклану хисе уятты. Очрашу азагында артист үсеп килүче буынга үз теләкләрен җиткерде. Укучылар театр сәнгате турында бик күп яңа мәгълүматлар алып, очрашудан зур канәгатьлек алып таралыштылар.