Городская библиотека - филиал № 2

«Каюм Насыйри татар халкының бөек галиме»

14 февраль танылган татар галиме, этнограф, әдип һәм мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 200 ел була. Шул уңайдан мәктәп укучыларына «Каюм Насыйри татар халкының бөек галиме» дип аталган чара узды. Чара барышында  галимнең кыскача тормышы, иҗаты турында сөйләп, табышмак, мәкаль- әйтемнәрен укып, берничә әкиятнең эчтәлегенә кыскача гына тукталып киттек.