Шиһабетдин Мәрҗани – мәшһүр мәгърифәтче
«Дөньяда сүзем калыр ...” (Ш. Мәрҗани).
Безнең китапханәдә Ш. Мәрҗанигә багышланган әдәби күргәзмә оештырылды.
Ш. Мәрҗани – мәшһүр татар мәгърифәтче, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһәле, педагог, археолог, көнчыгыш халыклар белгече.
Күргәзмәдә шәхеснең тәрҗемәи хәле, әсәрләре, иҗаты турында язылган мәкаләләр, китаплар урын алды. Шулай ук күргәзмәдә Казан шәһәрендәге Ш. Мәрҗани мәчете, тарих институты фотолары урын алды.
Күргәзмәдәге китаплар: 1. М. Юсупов “Ш. Мәрҗани”; 2. Казань «Знаменитые люди»; 3. Журнал «Мирас». – 2013. - №2 һәм башкалар.