Городская библиотека - филиал № 2

«Безнең горурланыр нәрсәбез бар»

Балалар китапханәсенең яшь укучылары Ватанны саклаучылар елына һәм Бөтендөнья кычкырып уку көненә багышланган «Безнең горурланыр нәрсәбез бар» республика акциясендә катнаштылар.
Акцияне оештыручы – Татарстан Республикасының «Р. Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе. Чара барышында балалар татар язучысы А.Алишның "Сагынам илемне", Резедә Вәлиеваның "Йөрәк хәтере" поэмасыннан өзек укыдылар.