Городская библиотека - филиал № 2

"Язучы һәм мәгърифәтче Каюм Насыйри"

Мәгърифәтче, дин белгече, тел галиме, язучы, мөгаллим, татар әдәби теленә нигез салучы, беренче сүзлекләр, календарьлар авторы Каюм Насыйри.  Каюм Насыйри -татар халкы күңелендә тирән эз калдырган. Ул гыйльми-әдәби эшчәнлеген мәдрәсәдә уку елларында ук башлый. Аның татар һәм рус телләрендә төрле зурлыктагы 40 лап китабы дөнья күрә. Болар арасында хәтта 600 биткә җиткәннәре дә бар. Галимнең тормышы, иҗат юлы белән бәйле кызыклы мәгълүматлар белән танышу нигезеннән 2 нче номерлы шәһәр китапханәсендә «Язучы һәм мәгърифәтче -Каюм Насыйри»дип аталган китап күргәзмәсе эшли.