Городская библиотека - филиал № 2

Кошларга җимлекләр ясау

Кошларга кышын нәрсә ашатырга була һәм кайсы төр кошлар тукландыруга аеруча мохтаҗ? 2нче номерлы шәһәр китапханәсендә кошларга җимлекләр ясау буенча  мастер класс узды. Балалар кошларга җимлекләр ясадылар, моның өчен алар пластик шешәләр, катыргы тартмалар кулландылар һәм җимлекләрне агачларга элеп чыктылар. Хәзер китапханәбезнең нәни дуслары кошларга һәрчак ашарга булуны күзәтеп торачак.