"Яңа ел уенчыклары"
Фоамиран - чыршы уенчыклары ясау өчен иң уңайлы материал. Китапханәдә «Яңа ел уенчыклары» мастер-классы узды. Чара барышында балалар әлеге уенчыкның барлыкка килү тарихы белән таныштылар, ә аннары бергәләп аларны үз куллары белән ясарга өйрәнделәр. Балаларның үз куллары белән эшләгән уенчыклары кул һәм күңел җылысын саклап чыршыны тагында матуррак итәләр.