Городская библиотека - филиал № 2

Мин яшәгән төбәк

Туган якны ярату гына түгел, аның тарихын, мәдәнияте, гореф- гадәтләрен дә белергә кирәк.
Бүген, 6нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары сыйныф укучылары «Пушкин картасы» проекты кысаларында үтүче «Мин яшәгән төбәк» дип исемләнгән интеллектуаль уенда катнаштылар. Әлеге чара, укучыларга туган як тарихын искә төшерергә, белемнәрен баетырга мөмкинлек бирде. Укучылар барлык биремнәрне дә лаеклы үтәделәр, аларга алга таба тырышлык һәм кыюлык, куйган максатларына ирешүләрен телибез.