Мин яшәгән төбәк
2нче номерлы шәһәр китапханәсе хезмәткәрләре яшүсмерләр өчен «Мин яшәгән төбәк» дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр. Чарада Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназия укучылары, Пушкин картасыннан актив кулланучылар катнашты. Чара уен формасында алып барылды. Командаларга үзләренең белемнәрен баетырга, туган һәм үскән урынны өйрәнергә мөмкинлек булды. Укучылар барлык биремнәрне дә лаеклы үтәделәр, аларга алга таба тырышлык һәм кыюлык, куйган максатларына ирешүләрен телибез.