Әтигә бүләк
Иң зур, кадерле бүләк- ул үз кулларың белән ясаган бүләк!
Безнең яшь укучыларыбыз бүген әтиләренә зур тырышлык белән бүләк әзерләделәр - ачкычлар өчен брелок. Бу кечкенә, йомшак фетрдан эшләнгән машина иде. Балалар эшләрен тырышып башкардылар, беренче тектеләр һәм пөхтә итеп ябыштырдылар.