Городская библиотека - филиал № 2

Мин яшәгән төбәк

Китапханә хезмәткәрләре, яшүсмерләр өчен «Пушкин картасы» проекты кысаларында үтүче «Мин яшәгән төбәк» дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр.
Туган якны ярату гына түгел, аның тарихын, мәдәниятен, гореф- гадәтләрен дә белергә кирәк. Әлеге чара, укучыларга туган як тарихын искә төшерергә, үз белемнәрен баетырга, алар туган һәм үскән урынны өйрәнергә мөмкинлек бирде. Укучылар барлык биремнәрне дә лаеклы үтәделәр, аларга алга таба тырышлык һәм кыюлык, куйган максатларына ирешүләрен телибез.