Городская библиотека - филиал № 2

Китапханәдә кунакта

Бүген, китапханәдә 6-нчы мәктәпнең беренче сыйныф укучылары экскурсиядә булдылар
  Нәни дусларыбызны шат күңелле китапханә хезмәткәрләре һәм Н. Носов китабындагы Незнайка каршы алды. Ул җырлар җырлап, укый, яза, рәсем ясый алуын күрсәтеп укучыларны шатландырып, күңелләрен күтәрде
   Балалар китапханә турында, күпме китап саклануын, шуларның күпмесе балалар өчен булуын белделәр, рәсемле матур яңа китапларны, журналларны бик кызыксынып карадылар