Әкият иленә сәяхәт
Абдулла Алиш - балалар әдәбиятын үстерү юнәлешендә зур тырышлык куйган, татар әдәбиятында югалмас эз калдырган әдип.
Бүген, «Сөембикә» 64 нче номерлы балалар бакчасында нәниләр белән бергәләп, А.Алиш әкиятләре иленә сәяхәт иттек. А.Алишның «Куян кызы», «Сертотмас үрдәк» әкиятләрен искә төшердек. Төсле кәгазьләрдән «Сертотмас үрдәк» әкиятендәге үрдәкне ясарга өйрәндек.
Ә сабыйларыбызның аның әсәрләрен белүләре, кызыксынулары, татарча матур итеп сөйләүләре безнең - китапханәчеләрнең күңелендә якты хис уятты