Городская библиотека - филиал № 2

Банкада җәй

Китапханәдә «КУИ: китап, уен, иҗат» дип аталган чара узды. 
Җәй ахырына якынлаша. Бүген безнең китап сөюче нәни дусларыбызга осталык дәресе уздырылды. Балалар барлык фантазияләрен куеп, тере чәчәкләрдән һәм үләннәрдән аппликация ясадылар. Тиздән балалар мәктәпкә барачак, ә аларның иҗади эшләре җәйге күңелле каникулларны бик озак искә төшереп торачак.