«Гаяз Исхакый — иҗаты»
Гаяз Исхакый – халкыбызның рухи тормышында һәм мәдәнияты тарихында тирән эз калдырган олы шәхес.
Революциягә кадәр туган илендә татар әдәбияты классигы, атаклы прозаик, драматург, ялкынлы публицист, педагог, журналист булып таныла. Гаяз Исхакый тууына 146 ел тулу уңаеннан китапханәдә, «Гаяз Исхакый — иҗаты» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли. Күргәзмәдә Гаяз Исхакыйның тормыш юлын, иҗатын ачкан китаплар урын ала. Язучының «Сөннәтче бабай», «Кәҗүл читек», «Ул әле өйләнмәгән иде» һәм башка әсәрләре укучыларыбыз тарафыннан яратылып укыла.