Городская библиотека - филиал № 2

Көзге ярминкә

Көз төсләргә бай, матурлык чоры гына түгел, муллык вакыты да. Шушы көннәрдә 2нче номерлы шәһәр  китапханәсендә “Көзге ярминкә” исемле яшелчәләр күргәзмәсе эшли башлады.Ел саен балалар өчен, үзебезнең китап укучыларыбыз өчен кызыклы да, матур да яшелчә күргәзмәсе ясыйбыз. Быелгы күргәзмәбез дә бик матур килеп чыкты, дип уйлыйм. Балалар киләләр дә, озаклап, кызыксынып карыйлар.