Әлфия Ситдыйкова
Чаллыда яшәп иҗат итүче татар шагыйрәсе, балалар язучысы, тәрҗемәче, "Күңел" радиосы хәбәрчесе, Татарстанның Журналистлар һәм Язучылар берлекләре әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова һәм Илдар Юзеев исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре - Әлфия Мирзанур кызы Ситдыйкова 1957 елның 14 августында колхозчы гаиләсендә туа. Аның беренче шигырьләре вакытлы матбугатта 1977 елда Чаллы шәһәрендә нәшер ителүче «Кама таңнары» газетасында басыла. 2нче номерлы шәһәр китапханәсендә Әлфия Ситдыйкованың иҗатына багышланган китап күргәзмәсе эшли. Язучының иҗаты белән танышырга теләүче укучыларыбызны китапханәбездә көтеп калабыз.