Городская библиотека - филиал № 2

Яңа китап - яңа дус

Даими рәвештә ел дәвамында китапханәгә яңадан яңа, матур рәсемле, эчтәлекле  китаплар кайтып тора.  Китап укучыларыбыз һәрвакыт яңа кайткан китаплар белән кызыксынып торалар. Китапханәдә яңа кайткан китаплар буенча китап күргәзмәләре оештырыла. Быел гына кайткан өр-яңа китапларыбыз, мәсәлән: Ләбиб Леронның «Сөяркәсез тел»,  Ркаил Зәйдулланың «Төштән соң»,  Лирон Хәмидуллинның «Ерактагы ак җилкәннәр» дип исемләнгән эчтәлекле китаплары үз укучыларын китапханәләребездә көтеп калалар.  Китап кадерен белгән укучыларыбыз тагын да ишәйсен иде.  Китапханәләребезгә рәхим итегез!