Г. Әпсәләмов иҗаты
2023 ел - Укытучы һәм остаз елы буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан
Г. Әпсәләмовның «Яшел яр» романы буенча 5 нче мәктәпнең югары класс укучылары белән аралашу сәгате узды. Чараның беренче өлешендә укучылар Г. Әпсәләмовның иҗаты белән таныштылар, чараның икенче өлешендә «Яшел яр», «Ак чәчәкләр»романының эчтәлеген тыңлап үттеләр.
«Яшел яр» романында укытучылар, аларның якты образы, бала тәрбияләүгә куйган көчләре, тырыш, намуслы хезмәтләре турында сөйләнә. Әсәрдә мәктәп тормышы киң, укытучы образы һәрьяклап тулы яктыртылган. Укытучыларның шатлык-кайгылары, борчу-мәшәкатьләре, мәктәп тормышы ачыла.