Үзебез сайлаган язмыш
2023 ел - Укытучы һәм остаз елы буларак билгеләп үтелә. Бу уңайдан Т. Миңнуллинның “Үзебез сайлаган язмыш” драмасы буенча 7нче мәктәпнең 9нчы класс укучылары белән аралашу сәгате узды. Чараның беренче өлешендә укучылар Т. Миңнуллин иҗаты белән таныштылар, чараның икенче өлешендә «Үзебез сайлаган язмыш» драмасын анализлап, видеоязма карап үттеләр.
Бу әсәрдә укытучылар, аларның якты образы, бала тәрбияләүгә куйган көчләре, тырыш, намуслы хезмәтләре турында сөйләнә. Әсәрдә мәктәп тормышы киң, укытучы образы һәрьяклап тулы яктыртылган. Укытучыларның шатлык-кайгылары, борчу-мәшәкатьләре, мәктәп тормышы ачыла.