Городская библиотека - филиал № 2

«Әхмәдулланың татлы хыялы»

Г. Исхакый, «Әхмәдулланың татлы хыялы»
Гомере буе үз халкының язмышы өчен янып-көеп яшәгән, мирасын халыкка бүләк итеп калдырган каләм әһелләренең саны бихисап.

Г. Исхакый – татар тарихында көчле, кырыс, җиңелмәс көрәшче, олы әдип һәм бөек шәхес буларак урын алган кеше. Г.Исхакыйның тууына 145 ел тулу уңаеннан 3 февраль көнне 38 нче лицейда Г. Исхакыйның «Кәҗүл читек» әсәре буенча «Әхмәдулланың татлы хыялы» дип аталган аралашу чарасы узды.

Чараның беренче өлешендә укучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар.

Г.Исхакыйның «Кәҗүл читек» хикәясендә милләтебезнең дини бәйрәме – гает бәйрәме күрсәтелә. Гает бәйрәмендә гореф- гадәтләребез беренче урында тора.
Чараның икенче өлешендә укучылар халкыбызның гореф – гадәтләрен чагылдырган «Кәҗүл читек» хикәясенең эчтәлеге белән танышып, Әхмәдулланың татлы хыялын белделәр.