Һөнәрләрнең була төрлесе
2023 ел Россиядә укытучылар һәм остазлар елы дип игълан ителде.
Укытучы һөнәре – иң әһәмиятле һөнәрләрнең берсе.
Тормышта да үзеннән бер яктылык, җылылык, самимилек бөркеп тора торган кешеләр бар. Шундый кешеләр янында булу гына түгел, аларны күрү дә җанга ял, рәхәтлек бирә.
«Һөнәрләрнең була төрлесе» исеме астында 2нче номерлы шәһәребез китапханәсендә укытучы, шагыйрә Рушания Габбасова белән очрашу узды.
Кичәдә кунагыбыз үзе турында бик мавыктыргыч итеп сөйләде, шигъри җыентыклары белән таныштырды, кызыклы хатирәләре, шигырь язу серләре белән уртаклашты, үзенең яңа язган шигырьләрен укыды.Язучы балаларга үзләренә дә шигырьләр, хикәяләр язуда үтемле киңәшләрен бирде.
Күңелләргә җылылык, рухи азык. өстәүче, эчкерсез аралашу-очрашу булды бу. .