Бергә күңел ачабыз
Уеннар – милләтнең бай рухи хәзинәсе ул. Алар милләт, яшәү рәвешләрен, иҗтимагый күренешләрне һәм ерак заманнарда яшәгән бабаларыбызның дөньяга карашын, тормыш-көнкүрешен үзләрендә саклап килгәннәр.
Яшьләрне татар халкының уеннарына карата кызыксыну, телгә ихтирам хисе уяту белән таныштыруны максат итеп, Н.В. Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте студентлары белән «Бергә күңел ачабыз» диап аталган чара узды. Чара барышында катнашучылар тыңлаучылар гына булып калмады, ә үзләре дә татар халык уеннары һәм бәйрәмнәрен искә төшереп, уеннарда катнаштылар.