|
Табигатьтә алтын көз. Көз гаҗәеп матур,үзенчәлекле фасыл., үзенең матурлыгы белән таң калдыра. Бүген, 2 нче санлы китапханә хезмәткәрләре, 6нчы мәктәп укучылары белән берлектә, елның иң матур фасылы көзгә багышланган «Көз, син алтын тылсым иясе» дип исемләнгән уен чарасы уздырды. Чара башында алып баручы көз турында кызыклы фактлар белән таныштырды. Укучылар мәкальләр һәм табышмакларга җавап биреп, кызыклы конкурсларда.катнашып, үзләренең көзге айлар турында белемнәрен күрсәттеләр. Чараның максаты укучыларның кәефләрен күтәрү, аларны иптәшләре арасында үз-үзләрен тота белергә өйрәтүне дәвам иттерү, дуслык, бердәмлек хисләре, көз бәйрәменә, хезмәткә, табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш , матур көз күренешенә соклану хисе тәрбияләү иде.
|