Городская библиотека - филиал № 2

“Тукайның тылсымлы дөньясы”

26 апрельдә  2 – нче шәһәр китапханәсендә Габдулла Тукайның 131 еллыгы уңаеннан “Тукайның тылсымлы дөньясы” дип аталган әдәби кичә үткәрелде.

Китапханәчеләр Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты, бүгенге көндә тоткан урыны, әһәмияте турында сөйләделәр. Укучылар Г.Тукайның “Пар ат”, “Милли моңнар”, “Туган авыл” шигырьләрен артистлар башкаруында тыңладылар, “Кисекбаш” әсәренә төшерелгән мультфильм, “Шүрәле” балетыннан өзек карадылар.

Укучылар үзләре Габдулла Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр,“Тукай эзләреннән” дигән кроссворд чиштеләр.

Кичәбез Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.