Городская библиотека - филиал № 2

Гасырлардан - гысырларга

  Борынгы бабаларыбызның ислам динен дәүләт дине сыйфатында кабул итүе татар халкы тарихында дәверләрне иңләгән вакыйга була. 2нче номерлы шәһәр китапханәсендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан «Гасырлардан- гасырларга» дип исемләнгән чара үтте.
Чараның беренче өлешендә китапханәгә килгән өлкән буын апаларына исламның килеп чыгышы,тарихы турында сөйләп, чараның икенче өлешендә  мөнәҗәтләр, бәетләр  укылды.