"Мәңге яши Тукай"
Апрель – бөек шагыйребез Г.Тукай туган ай.
Җыры барның җирдә даны булыр,
Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.
Без — бәхетле, без — шагыйрьле халык,
Без — Тукайлы халык мәңгегә!
Тукай иҗаты – күпкырлы, халыкчан тамырлы, легендар рухлы, тирән моңлы һәм тылсымлы бер шигъри дөнья ул.
Бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан Н.В. Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте студентлары белән «Мәңге яши Тукай» - дип исемләнгән чара узды.Әлеге әһәмиятле көнне аның шигырьләре аеруча сәнгатьчә, матур итеп яңгырады. Чара барышында катнашучылар тыңлаучылар гына булып калмады, ә үзләре дә бөек шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турындагы кызыклы фактларны сөйләделәр, аңа багышлап язылган әсәрләрне искә төшерделәр, викторина сорауларына җавап биреп, башваткыч чиштеләр.