Әниләрнең олы йөрәгенә изгелекнең сыйган барсы да..
Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак
Иң ягымлы кешеләр.
Иң сөйкемле, мәрхәмәтле
Алар безнең әниләр!
2нче санлы шәһәр китапханәсендә «Әниләрнең йөрәгенә изгелекнең сыйган барсы да…» исемле әдәби-музыкаль кичә узды. Чарада актив китап укучылар һәм «Талир тәнкә» ансамбленә йөрүче ханымнар катнашты. һәр чыгыш әниләргә мәдхия булып яңгырады.
Бик күңелле чара булды. Шигырь дә сөйләделәр, уеннарда да катнаштылар, әниләргә багышлап язылган җырларны бергәләп башкардылар, алар үзләрен тапкырлыкта, җитезлектә сынадылар рәхәтләнеп ял иттеләр. «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы Мөнҗия Халимова үзенең иҗат җимешләрен - шигырьләрен бүләк итте.
Кичәдән ханымнар рухи азык алып, канәгать булып таралыштылар.