Һөнәрем - минем язмышым
Укучыларга һөнәр сайлауда юнәлеш бирү, хезмәткә уңай караш максатыннан 2 нче санлы шәһәр китапханәсе хезмәткәрләре югары сыйныф укучылары өчен «Һөнәрем. - минем язмышым» дигән темага йөзгә - бер уены үткәрде. Мавыктыргыч уен ярдәмендә китапханәчеләр барлык һөнәрләрнең дә яхшы һәм кирәк булуын аңлатты.
Укучылар һөнәр төрләре, һөнәр сайлау ысуллары, һөнәри уку йортлары, аларга керү тәртибе белән таныштылар, хәзерге көндә нинди һөнәрләргә өстенлек бирелүе турында мәгълүмат алдылар.
Чара ахырында укучылар кем булырга дигән кызыклы сорауга җавап эзләп, үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар.