Дуслар белән күңелле
Дус яшәргә кирәк җир йөзендә
Дуслар кирәк һәрбер кешегә
Дуслык булса яшәү дә күңелле
Уңай була һәрбер эшегез.
Ә нəрсə соӊ ул дуслык һəм аныӊ нинди төрлəре бар? Сезнең дусларыгыз бармы? Ни өчен сез дуслашасыз?
Бу сорауга җавап эзлəү өчен без 8 нчы номерлы мәктәп укучылары белән «Дуслар белән күңелле» дип аталган чара уздырдык.
Чара барышында укучылар дуслык, татулык турында шигырьләр, мәкальләр укып, электрон презентация карап уздылар, уеннарында актив катнашып, тизәйткечләр, такмаклар әйтеп көч сынаштылар. Чарабызны шигъри юллар белән тәмамладык