Городская библиотека - филиал № 2

Шәфкатьлелек яшәсен йөрәктә

Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә ярдәм итәбезме без? Һәм ничек итеп аларга ярдәм күрсәтә алабыз? Җылы сүз, игътибар авыру кешеләргә беркайчан да артык булмый.
Шул уңайдан 
2 нче номерлы шәһәр китапханәчеләре тарафыннан «Шәфкатьлелек яшәсен йөрәктә» - дип аталган акция узды. Тормыш тарафыннан кимсетелгәннәрнең   шул дәрәҗәдә күтәренке рухлы, шат күңелле, булуларына таң калырлык. Безнең кечкенә генә игътибарабызны бик сөенеп кабул иттеләр алар. Тормышта һәрбер адым авырлык белән бирелсә дә, сынмыйлар- сыгылмыйлар, кечкенә генә җиңүнең дә тәмен белеп яшиләр алар.