Городская библиотека - филиал № 2

Тукай дөньясы

             

Җыры барның җирдә даны булыр,
Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.
Без — бәхетле, без — шагыйрьле халык,
Без — Тукайлы халык мәңгегә!

Апрель  – бөек шагыйребез Г.Тукай туган ай.

 Тукай иҗаты – күпкырлы, халыкчан тамырлы, легендар  рухлы, тирән  моңлы  һәм  тылсымлы  бер  шигъри   дөнья   ул.

  Бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан агросәнәгать көллияте студентлары белән «Тукай дөньясы » - дип исемләнгән чара узды.Әлеге әһәмиятле көнне аның шигырьләре аеруча сәнгатьчә, матур итеп яңгырады. Чара  барышында катнашучылар тыңлаучылар гына булып калмады, ә үзләре дә бөек шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турындагы кызыклы фактларны сөйләделәр, аңа багышлап язылган әсәрләрне искә төшерделәр, викторина сорауларына җавап биреп, башваткыч чиштеләр.  Чара «Тукай дөньясы » дип аталган видео презентация белән үрелеп барды.