“Илһам алып яшим дөньяда”
Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 45 еллык юбилее уңаеннан 2 нче номерлы китапханәнең уку залында күпкырлы талант иясе, 45 елга якын гомерен китап мәгарәсенә багышлаган, берничә шигырьләр җыентыгы авторы Альбина Зөфәр кызы Мортазина белән “Илһам алып яшим дөньяда”- дип исемләнгән ихлас, гамьле очрашу булып узды. Табигате белән гади, җор телле шагыйрә белән аралашу өчен китап укучылар, шигърият сөючеләр, бергә эшләгән хезмәттәшләре килгән иде. Очрашу шагыйрәнең тормыш, иҗат юлына күзәтү, үзе белән җанлы әңгәмә рәвешендә барды. Әңгәмәгә шагыйрә үзе дә кушылып, кызыклы вакыйгалар сөйләп, аның шигырьләренә язылган җырларны тыңлап бер тында узды.