Үз эшемне яраттым
Түбән Кама шәһәребезнең 55 еллыгына һәм Россиядә Фән һәм технологияләр елына багышланган бүгенге чарабызда Түбән Камада яшәүче, сугыш елы баласы, хезмәт ветераны, спорт ветераны Равил Солтан улы Азизов булды.
Тормышта нинди генә һөнәр ияләре юк. Шулар арасында үз эшенә бар булмышы, күңеле белән бирелгән, хезмәтен җиренә җиткереп башкарган, гомер буе яраткан һөнәренә тугры булган кешеләр бар. 26 елдан артык стажы булган, «Нижнекамскнефтехим» берләшмәсендә инженер булып хезмәт куйган Равил абый нәкъ шундыйлардан.
– Мин эшне яраттым, эш мине яратты, - ди хезмәт ветераны.
Равил абый безгә үзенең балачагы, үсмер чаклары, сугыш елларындагы тормышын озак сөйләде. Аның, сигезенче дистәне ваклавына карамастан, зиһенле булуына, оста сөйләвенә без сокланып утырдык.