"Герой шагыйрь - Муса Җәлил"
Әйе, Муса Җәлилнең җырлары, шигырьләре үлемсез. Җәлилнең үлемсез сүзләре изге маяк булып, үзеннән соң килгән буыннарга барып җитә.
Халкыбызның легендар шагыйре Муса Җәлилнең 115 еллыгы уңаеннан агросәнәгать көллияте студентлары белән “ Герой шагыйрь – Муса Җәлил” дип исемләнгән әдәби чара узды.
Әлеге чара бөек шагыйребез белән горурлану, аның иҗаты турында яшь буынны мәгълүматлы итү, туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләү максатында оештырылды. Җәлил иҗат иткән шигырьләрне, аның сүзләренә язылган җырларны студентлар яратып тыңлады, башваткыч чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр. Муса Җәлил шигырьләре чарада катнашучыларны шагыйрьнең балачагы һәм яшьлеге иленә алып кереп китте. Экранда шагыйрьнең фаҗигале язмышы турындагы презентация күрсәтелде. Шулай ук Җәлилнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган китап күргәзмәсе куелды.