Городская библиотека - филиал № 2

Мавыгулар дөньясы

   Китапханәнең уку залында осталык сәгате узды. Без балаларга төсле кәгазьләрдән гади һәм җиңел генә котлау открыткалары ясау серләрен өйрәттек. Кечкенә открыткалар бәйрәмгә зур бүләк. Бик җиңел, шул ук вакытта бик матур күренә һәм лаеклы бүләк булып тора. Төрле яшьтәге балалар зур кызыксыну белән әти-әниләре, дуслары һәм якыннары өчен гашыйклар көненә искиткеч чәчәкләр ясадылар. Барысыда тырышып, үз эшләренә җаннарының бер өлешен керттеләр, ә бизәгәндә һәр бала үз фантазиясен күрсәтте. Барлык  эшләр дә матур килеп чыкты һәм һәркайсы үзенчә яхшы булды.