Әдәби күргәзмәләр
Безнең китапханәдә "Мин һәрвакыт хакимияттә булдым..." - дигән китап күргәзмәсе оештырылган. Әлеге күргәзмә Минтимер Шәрипович Шаймиевка 80 яшь тулуы уңаеннан әзерләнгән.
Минтимер Шәрип улы Шәймиев - Татарстан Республикасының Беренче Президенты. Ил буенча аның кем икәнлеген белмәгән кеше юк. Күргәзмәдә аның гомуми активлыгы, эмоциональ үзенчәлекләре, фикерләре, лидерлыгы, тормыш һәм сәяси кыйммәтләре турында китапларын күрә аласыз.
Күргәзмәнең икенче бүлеге "Халык күңеленең көзгесе", дип аталган. Ул Рәзил Вәлиевка 70 яшь тулуына багышланган. Рәзил Исмагыйл улы Валиев Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт, М.Җәлил исемендәге Республика премияләре лауреаты, куренекле шагыйрь,актив җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе.
Матур, ачык һәм эчтәлекле күргәзмәләрне узебезнең укучыларыбызны рәхим итеп карарга чакырабыз.