Шигырьләрдә мин үзем
Иң серле чәчәкләр илендә
Яшисең, чал чәчле Чатыр тау.
Яуларда якладың халкымны,
Давылга бирешмәс, батыр тау.
Икенче шәҺәр китапханәсендә, әдәбият елына багышланган, шәһәребезнең танылган шагыйрәсе Альбина Мортазинаның иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичәсе узды. Бу кичәдә 8-нче мәктәпнең 8-нче сыйныф укучылары, шигырь сөючеләр, китапханәчеләр, “Мунча ташы” театрының җитәкчесе Татарстанның халык артисты Гамил Әсхәдуллин катнаштылар.
А.Мортазина үзенең иҗаты, тормыш юлы белән таныштырды. Чит илләргә (Канадага, Франциягә, Норвегиягә һ.б.) сәяхәт кылу, андагы күренекле урыннар, кешеләрнең тормышы турында сөйләде.
Икенче филиал китапханәчеләре А.Мортазинаның яңа “Чатыр тауга йолдыз ява” җыентыгыннан шигырьләр укыдылар.
Шагыйрәнең сүзләренә язылган “Әни җылысы”, “Мин сагынмам” җырлары Лира Гайнуллина, Рамил Әсхәдуллин башкаруында тыңлаучыларга хуш килде.
А.Мортазина бу кичәне әзерләүчеләргә, алып баручы Загреева Чулпанга, китапханәчеләргә, кунакларга, китабын чыгарырга булышучы баш мөхәррире Фирая Моратовага зур рәхмәтен белдерде.
Березкина Г.Ш.- библиотекарь