Городская библиотека - филиал № 2

"Кар бөртеге Party"

Менә 2019 ел – Театр елы үтеп бара, шул уңаеннан без «Кар бөртеге Party» исемләнгән Крокодил уенын үткәрергә булдык. Әлеге чара 1 нче урта мәктәптә узды. Уен кышкы чорына һәм иң матур бәйрәмгә - Яңа елга багышланган иде!   Укучылар ике командага бүленделәр һәм алты раундта да актив катнаштылар. "Разминка" ның беренче раундында балалар Яңа ел һәм кышкы көнкүреш предметларын сурәтләделәр, "Кышкы спорт төрләре" дигән икенче раундында укучылар төрле спорт төрен күрсәттеләр. Соңгы раунд иң авыры булды, анда мәкальләрне сурәтләргә кирәк иде, әмма барлык балалар да биремнәрне бик яхшы башкардылар. Вакыт сизелмичә дә үтеп китте, нәтиҗәдә дуслык җиңде.