"Татарстан - безнең Ватаныбыз"
6 ноябрь - Татарстан республикасы Конституция кабул итү көне. Шул уңаеннан безнең китапханә 6 нче урта мәктәп укучылары белән "Татарстан - безнең Ватаныбыз" дип исемләнгән чара үткәрде. Чара барышында балалар Республикабызның һәр гражданины нинди хокукларга һәм бурычларга ия булуын белделәр. Татарстан республикасының дәүләт символикасын искә төшерделәр. Шулай ук укучылар Татарстан тарихы һәм мәдәнияты мәсьәләләре буенча уен-викторинада актив катнаштылар.