"Хәтер яктысы"
1991 елдан башлап 30 октябрь - cәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. 1921-1953 еллардагы репрессияләр вакытында СССРда барлыгы 6 миллионнан артык кеше зыян күргән дип санала. Мөлкәтеннән, йорт-җиреннән мәхрүм ителеп, илнең тормыш итү өчен шартлар булмаган ерак төньяк һәм көнчыгыш төбәкләренә сөрелгән миллионлаган корбаннарның язмышын хәтердә яңарту көне. Шул уңаеннан безнең китапханәдә "Хәтер яктасы"/"Свет памяти" дип аталган мәгълүмат өстәле оештырылган.